Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсында катнашучыларны тыңлаулар башланды

21.05.2021
Бүген Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсында катнашучыларны тыңлаулар башланды. Конкурсның икенче һәм өченче турлары 2021 елның 21-23 маенда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының Концертлар залында уза. Бәйге хөкемдарлары икенче турда 150гә якын конкурсантны тыңлаячаклар. Бәйге ике номинациядә уза: «солист-вокалист» (академик вокал, эстрада вокалы, халык җыры (ир-егет һәм хатын-кыз тавышлары); «солист-инструменталист». «Татар моңы» конкурсы 2008 елда гамәлгә куелды.  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Карары белән 2019 елда конкурска Илһам Шакиров исеме бирелде. 2764a05f-f1df-4fcd-ac78-a0284eec48f6.jpgffdf642e-6aab-4402-b697-4443e443b3b0.jpgb3822258-f8cd-4dbc-b750-91fa31769d05.jpgf558002d-ba80-4452-9792-db0395861a39.jpg7a49880c-0731-48bd-997e-bdaaba0f4734.jpgbbaee73a-b93d-4614-89ea-4d2a460324b0.jpg
Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей