Илһам Шакиров истәлегенә багышланган зур концерт һәм Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы

Илһам Шакиров истәлегенә багышланган зур концерт һәм Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы

Илһам Шакиров истәлегенә багышланган зур концерт һәм Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы

12.02.2021
15 февраль 2021 ел
Г. Тукай исемендәге Татар
дәүләт филармониясе
18 сәгать 30 минут

Илһам Шакиров истәлегенә багышланган зур концерт һәм Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы

2021 елның 15 февралендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров истәлегенә зур концерт һәм җырчы исемендәге Республика премиясе тапшыру тантанасы була. Татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе Илһам Шакировның исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган, җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән башкаручыларны бүләкләү өчен 2020 елның 22 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә кертелгән премия быел беренче тапкыр тапшырыла. (*Премия ике елга бер мәртәбә тапшырылачак).

Илһам Шакиров исемендәге премиянең беренче лауреатлары:

- Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова;
- Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров;
- Илһам Шакировның энесе, үзешчән җырчы Флер Шакиров.

Тантаналы концертта Илһам Шакиров язмалары, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев, Лидия Әхмәтова; Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Зөһрә Шәрифуллина, Зәйнәб Фәрхетдинова; Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Вил Усманов, Артур Исламов; Халыкара конкурслар лауреатлары Азат Кәримов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова; актерлар Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Ришат Әхмәдуллин башкаруында шагыйрьләрнең легендар җырчыга, татар җырына багышланган әсәрләреннән юллар; Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, үзешчән җырчы Флер Шакиров, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артистлары Эльза һәм Артур Исламовлар, Марсель Вәгыйзов, Илүсә Хуҗина, Ришат Төхфәтуллин, Илнар Миранов; Халыкара конкурслар лауреатлары Илгиз Мөхетдинов, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Зәринә Хәсәншина, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев,Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Алмас Хөсәенов, Илгиз Мөхетдинов башкаруында татар халык җырлары, татар композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

Тантаналы чара 18.30 сәгатьтә башлана. Матбугат чаралары вәкилләре премия лауреатлары, артистлар, катнашучы рәсми затлар белән 17.30 сәгатьтән 18.15 сәгатькә кадәр аралаша алачак.

Аккредитацияне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге аша узарга кирәк.
Элемтә өчен телефон: 8 (905) 312 67 58 (Зимфира Заһид кызы Гыйльметдинова)

Концертны «Татар-информ» онлайн күрсәтәчәк

___________________________________________________________________

15 февраля 2021 года
Татарская государственная
филармония имени Г.Тукая
18 часов 30 минут

Торжественный концерт, посвященный памяти легендарного татарского певца Ильгама Шакирова и церемония вручения Республиканской премии имени Ильгама Шакирова.

15 февраля 2021 года в Татарской государственной филармонии имени Габдуллы Тукай состоится торжественный концерт памяти легендарного татарского певца Ильгама Шакирова и церемония вручения первых Республиканских премий имени Ильгама Шакирова.
Премия имени Народного артиста Российской Федерации и Республики Татарстан, Лауреата государственной премии имени Г.Тукая, обладателя приза “Золотой Аполлон» Ильгама Гильмутдиновича Шакирова учреждена Указом Кабинета Министров Республики Татарстан 22 августа 2020 года и направлена на увековечение имени певца. Вручается один раз в два года выдающимся, именитым деятелям вокального искусства и певцам из народа, обладающим неповторимым певческим даром.

Первые лауреаты премии:

Заслуженная артистка РФ, народная артистка РТ Резеда Галимова
Заслуженный артист РТ Филюс Кагиров
Самодеятельный певец, племянник Ильгама Шакирова Флюр Шакиров

В концерте прозвучат записи Ильгама Шакирова, строки из произведений поэтов и писателей, посвященные певцу и татарской песне в исполнении заслуженных артистов РФ, народных артистов РТ Георгия Ибушева, Лидии Ахметовой; народных артистов РТ Фердинанда Салахова, Зухры Шарифуллиной, Зайнаб Фархутдиновой; заслуженных артистов РТ Фәниса Зиганши, Виля Усманова, Артура Исламова; Лауреатов международных конкурсов Саиды Мухаметзяновой, Азата Каримова; актеров Фаннура Мухаметзянова, Ришата Ахмадуллина. Произведения татарских композиторов и народные песни прозвучат в исполнении заслуженной артистки РФ, народной артистки РТ Резеды Галимовой, заслуженого артиста РТ Филюса Кагирова, самодеятельного певца, племянника Ильгама Шакирова Флюра Шакирова, Государственного ансамбля фольклорной музыки РТ, народной артистки РТ Зайнаб Фархутдиновой, заслуженных артистов РТ Марселя Вәгизова, Ильнара Миранова, Ришата Тухватуллина, Эльзы и Артура Исламовых, Илюзы Хузиной; Лауреатов международных конкурсов Илгиза Мухутдинова, Алины и Азата Каримовых, Зарины Хасаншиной, Зарины Вильдановой, Илгиза Шайхразиева, Саиды Мухаметзяновой, Алмаса Хусаинова.

Начало торжественного концерта в 18.30

Организаторы и участники концерта на вопросы журналистов смогут ответить до начала мероприятия – с 17.30 – 18.15
Телефон для аккредитации: 8 (905) 312 67 58 (руководитель пресс-службы Татарской филармонии Зимфира Загидовна Гильмутдинова)
Прямую трансляцию концерта из Татарской филармонии будет вести ИА «Татар-информ»
Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей