«Tatar сүзе» бәйгесенең I туры тәмамланды!

«Tatar сүзе» бәйгесенең I туры тәмамланды!

«Tatar сүзе» бәйгесенең I туры тәмамланды!

01.02.2021
«Tatar сүзе» бәйгесенең I туры тәмамланды! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 325ен II турга сайлап алдылар. II турга узган эшләр февраль башында каралачак.

Исегезгә төшерәбез:

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның
«ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесенең
ЖЮРИ СОСТАВЫ

Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахман улы - жюри рәисе, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы - жюри рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты.

Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы - жюриның җаваплы сәркәтибе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы мөдире, шагыйрь, драматург, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты.

Салихов Данил Хәбибрахман улы - Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, драматург, прозаик, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Фоат Галимулла улы Галимуллин - КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Гарипова Илсөяр Вазыйх кызы - шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Кыямов Илдар Әгъләметдин улы - «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе алып баручысы, «Манзара» тапшыруының баш мөхәррире , Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Резедә Нурислам кызы Сәлахова - К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драмы һәм комедия театры актрисасы, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты.

Бәйгенең номинацияләре
а) шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр);
б) проза;
в) мәсәл.

Һәрбер номинациядә һәр категория өчен 3 (өч) премия карала
* 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар арасында:
* 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар арасында:
* 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында:

* Профессиональ катнашучылар өчен, номинацияләргә бүлмичә, барлыгы 3 (өч) премия карала:
Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей