«Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200ен карадылар

«Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200ен карадылар

«Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200ен карадылар

21.01.2021
«Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары  конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200ен карадылар. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт  филармониясендә уза,  жюри төркемнәргә бүленеп эшли. Икенче турга узган эшләргә  жюриның гомуми утырышында бәя бирәчәкләр һәм финалистларны билгеләячәкләр. Бәйгенең номинацияләре:  шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр); проза; мәсәл. Һәрбер номинациядә һәр категория өчен өч премия карала.  Профессиональ катнашучылар  өчен, номинацияләргә бүлмичә, барлыгы  өч премия каралган.

Жюри карары буенча,  бу исемлеккә  өстәмәләр, үзгәрешләр керүе мөмкин.

Бәйге адресына  язма юллаган һәр катнашучыга  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең Рәхмәт хаты юллана.
Бәйгенең тулы Нигезләмәс, аудио һәм видео роликлар, матбугатта чыккан язмаларга сылтамалар Татар дәүләт филармониясенең рәсми сайтында (TATFIL.RU) «КОНКУРСЛАР» бүлегендә («TATAR СҮЗЕ») урнаштырылган.
Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей