БҮГЕН ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК ШАГЫЙРЕ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ТУГАН КӨН!

БҮГЕН ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК ШАГЫЙРЕ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ТУГАН КӨН!

БҮГЕН ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК ШАГЫЙРЕ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ТУГАН КӨН!

26.04.2020
*Татар филармониясе 1946 елдан бөек шагыйрь исемен йөртә;
* Тукай исеме филармониягә милли музыка сәнгатенә керткән зур өлеше өчен һәм Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу уңаеннан бирелә;

*Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә ия булган сәнгать әһелләре һәм иҗат коллективлары:
- 1959 ел
Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы – композитор. “Дулкыннар, дулкыннар”, “Күңелем өзгәләнгән минутларда” һәм башка җырлары, романслары өчен.
- 1960 ел
Татарстан АССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле. Татар хор культурасын һәм СССР халыкларының музыкаль иҗатын актив пропагандалаган өчен.
- 1966 ел
Фәйзи Җәүдәт Харис улы (Җәүдәт Фәйзи) – композитор. Яңа җырлар циклы өчен.
- 1969 ел
Арсланов Айрат Гәрәй улы – артист, нәфис сүз остасы. “Туган ягым – Татарстан” һәм башка әдәби программалар өчен.
- 1970 ел
Ключарев Александр Сергеевич – композитор. “Канатлы яшьлек” дип аталган җырлар җыентыгы һәм татар халык музыкаль иҗатын җыюы һәм пропагандалавы өчен.
Шакиров Илһам Гыйльметдин улы – җырчы. 1968-1969 еллардагы концерт программалары, татар халык җырларын һәм композиторлар әсәрләрен пропагандалаганы өчен.
- 1979 ел
Ибраһимов Ринат Ислам улы – җырчы. 1976-1978 еллардагы концерт программалары өчен.
- 1985 ел
Нигъмәтҗанов Мәхмүт Нигъмәтҗан улы – музыка белгече. “Татар халык җырлары” , “Идел буе татарларының халык җырлары” һ.б. хезмәтләре өчен.
- 1992 ел
Афзалова Әлфия Афзал кызы – җырчы. 1989-1991 еллардагы концерт программалары өчен.
- 1994 ел
Мансуров Фуат Шакир улы – дирижер. Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының 1991-1993 еллардагы концерт программалары өчен.
- 2001 ел
Шутиков Анатолий Иванович – дирижер. Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының 1995-1999 еллардагы концерт программалары өчен.
- 2010 ел
Федотов Владимир Сергеевич – музыкант. 1995- 2009 елларда төзегән һәм башкарган концерт программалары өчен («Дустыма», «Чарующие звуки баяна» һ.б.)
- 2019 ел
Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахман улы — Татар дәүләт филармониясенең һәм ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе. Татар фольклор мирасына керткән өлеше, «Олы юл» әдәби-музыкаль кичәләр циклы, «Онытырга мөмкин түгел» һәм «Яшәү барыбер кызык», «Олы юл», «Борчылма» җыентыклары өчен.

* 2016 елда Татар филармониясе бакчасында Габдулла Тукай истәлегенә чыршы агачы утыртылды;
*Чыршы төбенә киләчәк буыннарга безнең буын кешеләреннән мөрәҗәгатьләр тупланган капсула салынды.
Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей