TATAR СҮЗЕ

TATAR СҮЗЕ

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесе турында нигезләмә.

1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. Әлеге Нигезләмә татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесен (алга таба – Бәйге) оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.
1.2. Бәйгене гамәлгә куючы – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (алга таба – Комиссия).
1.3. Бәйгене оештыручы – «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе (алга таба – Оештыручы).

2. Бәйгенең максатлары һәм бурычлары

2.1. Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәтү максатларында уздырыла.
2.2. Бәйгенең бурычлары:
- татар телен һәм мәдәниятен саклап калу, аларның үсешенә ярдәм итү;
- татар халкының бай тарихи-мәдәни казанышы буларак, татар классик әдәбиятын саклап калу;
- татар әдәбиятына карата кызыксыну уяту;
- талантлы нәфис сүз осталарын барлау һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен үстеререгә ярдәм итү;
- башкару осталыгын камилләштерү өчен шартлар тудыру, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итү.

3. Жюри
3.1. Комиссия тарафыннан 7 (җиде) кешедән торган жюри төзелә, ул мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге белгечләрдән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән тора. Жюри составына рәис, рәис урынбасары, җаваплы сәркәтип һәм жюри әгъзалары керә.
3.2. Жюри утырышында кимендә 5 (биш) әгъза катнашса, ул тулы хокуклы дип санала.
3.3. Жюри карарлары коллегиаль кабул ителә. Тавышлар (баллар) саны тигез булганда, жюри рәисенең тавышы хәлиткеч була.

4. Бәйгедә катнашучылар

4.1. Бәйгедә катнашуга яшь ягыннан чикләүләр юк.4.2. Бәйгедә катнашучылар түбәндәге категорияләргә бүленә:


а) 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар;
б) 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар;
в) 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар;
г) профессиональ катнашучылар – театр, кино, концерт оешмалары профессиональ артистлары, театр белеме бирү педагоглары, дикторлар.
4.3. Әлеге Нигезләмәнең 8.3 пункты нигезендә Бәйге эшен тапшыру мизгеленә катнашучының яшенә бәйле рәвештә жюри катнашучыларны әлеге Нигезләмәнең 4.2 пунктындагы «а» – «в» пунктчаларында күрсәтелгән категорияләргә бүлә.
4.4. Бәйгедә катнашучылар әлеге Нигезләмәнең 4.2 пунктындагы «г» пунктчасында күрсәтелгән категориягә жюри тарафыннан, Бәйгедә катнашучының профессиональ эшчәнлеге турындагы белешмәләргә таянып, Бәйге үткәрү барышында кертелергә мөмкин.

5. Бәйгенең номинацияләре
5.1. Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
а) шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр);
б) проза;
в) мәсәл.

5.2. Һәрбер номинациядә һәр категория өчен 3 (өч) премия карала (әлеге Нигезләмәнең 4.3 пунктындагы «а» – «в» пунктчалары):

10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар арасында:
I урын – 30 000 (утыз мең) сум
II урын – 25 000 (егерме биш мең) сум
III урын – 20 000 (егерме мең) сум.

11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар арасында:
I урын – 45 000 (кырык биш мең) сум
II урын – 35 000 (утыз биш мең) сум
III урын – 25 000 (егерме биш мең) сум.

18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында:
I урын – 50 000 (илле мең) сум
II урын – 40 000 (кырык мең) сум
III урын – 30 000 (утыз мең) сум.

5.3. Профессиональ катнашучылар (әлеге Нигезләмәнең 4.3 пунктындагы «г» пунктчасы) өчен, номинацияләргә бүлмичә, барлыгы 3 (өч) премия карала:
I урын – 100 000 (йөз мең) сум
II урын – 80 000 (сиксән мең) сум
III урын – 70 000 (җитмеш мең) сум.

6. Бәйге эшләренә таләпләр
6.1. Бәйге татар телендә үткәрелә.
6.2. Бәйгедә катнашучылар барлык номинацияләр (шигърият, проза, мәсәл) буенча бәйге эшләре тәкъдим итәргә мөмкин.
6.3. Бәйге эше яттан сөйләнгән яисә укылган монолог яки диалог рәвешендә әдәби әсәрне бәян итүдән гыйбарәт чыгыш булырга тиеш.
6.4. Катнашучының чыгышы музыкаль бизәлеш белән барырга мөмкин.
6.5. Бәян ителә торган әдәби әсәр катнашучының яшенә туры килергә тиеш.
6.6. Чыгыш ясау вакыты 5 (биш) минуттан артмаска тиеш.

7. Бәйгене оештыручы
Оештыручы:
тапшырылган эшләрнең Бәйге таләпләренә туры килүен, Бәйгедә катнашучыларның Бәйге таләпләрен үтәвен тикшереп тора;
Бәйге документациясен алып бара;
законнар үтәлешен, шул исәптән Бәйгедә катнашучылар бәян итә торган әсәрләргә – интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсенә хокуклар турындагы законнар, персональ белешмәләр турындагы законнар, граждан сурәтен саклау турындагы законнар таләпләре үтәлешен тикшереп тора;
жюри эшен тәэмин итә;
Комиссиягә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына Бәйге үткәрү барышы турында оператив мәгълүмат бирә;
Бәйгенең гала-концертын үткәрүне оештыра.

8. Бәйгене үткәрү һәм аңа йомгак ясау тәртибе
8.1. Бәйге ике этапта уздырыла һәм гала-концерт белән төгәлләнә.
8.2. Бәйге эшләрен сайлап алу шарты катнашучыларның башкару осталыгыннан (актерлык осталыгы, дикция һ.б.), шулай ук чыгышның (шул исәптән костюмның, реквизитның, музыкаль бизәлешнең) оригиналь булуыннан гыйбарәт.
8.3. Беренче этап (сайлап алу этабы) барышында Бәйгедә катнашучылар Бәйге эшләрен видеоязма рәвешендә электрон форматта tatarsuze@tatfil.ru электрон почта адресына яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (919) 690-04-22 номерына җибәрәләр. Бәйге эшенә Бәйгедә катнашучының визит карточкасы (контакт белешмәләре) кушып бирелергә тиеш.
8.4. Бәйге эшләре беренче этапта 2020 елның 15 декабренә кадәр (15 декабрьне дә кертеп) кабул ителә.
8.5. Жюри тапшырылган Бәйге эшләрен Бәйге номинацияләре һәм катнашучылар категорияләре буенча бүлә.
8.6. Жюри тапшырылган Бәйге эшләрен карый һәм катнашучыларны Бәйгенең икенче этабына уздыру турында ачык тавыш бирү юлы белән карар кабул итә.
8.7. Икенче этапта Бәйгедә катнашучылар жюри алдында чыгыш ясый.
8.8. Бәйгенең икенче этабы 2021 елның 20 февралендә уздырыла. Чыгышларның урыны һәм төгәл графигы жюри тарафыннан билгеләнә, Оештыручының рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә урнаштырыла һәм массакүләм мәгълүмат чараларында басыла.
8.9. Жюри Бәйгенең икенче этабында тәкъдим ителгән Бәйге эшләрен карый һәм тиешле категорияләр һәм номинацияләр буенча Бәйгедә җиңүчеләр турында ачык тавыш бирү юлы белән карар кабул итә. Жюри карары беркетмә белән рәсмиләштерелә. Моннан тыш, Бәйгенең икенче этабында жюри гала-концертта күрсәтеләчәк Бәйге эшләрен билгели.
8.10. Жюри бернинди дә призлы урыннар бирмәскә йә аерым номинацияләр һәм катнашучылар категорияләре буенча гына призлы урыннар бирергә хокуклы.
8.11. Оештыручы Бәйгенең йомгаклары турында Комиссиягә хәбәр итә.
8.12. Бәйгедә җиңүчеләр турында мәгълүмат Оештыручының рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә урнаштырыла һәм массакүләм мәгълүмат чараларында басыла.
8.13. Бәйгенең гала-концерты Халыкара туган тел көнендә – 2021 елның 21 февралендә үткәрелә.
8.14. Бәйгедә җиңүчеләр гала-концертта бүләкләнә.

9. Йомгаклау нигезләмәләре
9.1. Бәйгедә җиңүчеләргә акчалата премияләр Бәйгегә бирелгән акчалар исәбеннән түләнә.
9.2. Оешмалар һәм предприятиеләр Бәйгедә катнашучыларга махсус бүләкләр һәм премияләр бирергә мөмкин.
9.3. Әлеге Нигезләмәдә күрсәтелмәгән мәсьәләләр, Комиссиянең рәисе белән килештерелеп, Оештыручы тарафыннан хәл ителә.



Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның
«ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесенең
                    ЖЮРИ СОСТАВЫ

Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахман улы - жюри рәисе, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (килешү буенча).

Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы - жюри рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты (килешү буенча).

Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы - жюриның җаваплы сәркәтибе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы мөдире, шагыйрь, драматург, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (килешү буенча).

Салихов Данил Хәбибрахман улы - Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, драматург, прозаик, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (килешү буенча).

Әхмәтҗанов Илдус Хәниф улы - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (килешү буенча).

Фоат Галимулла улы Галимуллин - КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (килешү буенча).

Гарипова Илсөяр Вазыйх кызы - шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (килешү буенча).

Кыямов Илдар Әгъләметдин улы - «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе алып баручысы, «Манзара» тапшыруының баш мөхәррире (килешү буенча).

Резедә Нурислам кызы Сәлахова - К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драмы һәм комедия театры актрисасы, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (килешү буенча).

Положение о республиканском конкурсе чтецов 
литературных произведений на татарском языке
                 «TATAR СҮЗЕ»

1.  Общие положения
1.1. Настоящее Положение определяет порядок организации и проведения республиканского конкурса чтецов литературных произведений на татарском языке «TATAR СҮЗЕ» (далее – Конкурс).
1.2. Учредитель Конкурса – Комиссия при Президенте Республики Татарстан по вопросам сохранения и развития татарского языка (далее – Комиссия).
1.3. Организатор Конкурса (далее – Организатор) – государственное бюджетное учреждение культуры Республики Татарстан «Татарская государственная филармония имени Габдуллы Тукая».
 
2. Цели и задачи Конкурса
2.1. Конкурс проводится в целях популяризации татарского языка и литературы, формирования интереса к татарскому художественному слову и умения чувствовать выразительность поэтического слова.
2.2. Задачами Конкурса являются:
- сохранение, поддержка и продвижение татарского языка и культуры;
- сохранение татарской классической литературы как богатого - историко-культурного достояния татарского народа;
- приобщение к татарской литературе;
- выявление талантливых исполнителей художественного слова, развитие их творческих возможностей;
- создание условий для повышения исполнительского мастерства, продвижение талантливых исполнителей на профессиональную сцену.           
3. Жюри
3.1. Комиссия формирует жюри из числа специалистов в области культуры и искусства, представителей общественности в количестве 7 (семи) человек, в состав которого входят председатель, заместитель председателя, ответственный секретарь и члены жюри.
3.2. Заседание жюри считается правомочным при условии участия в нем не менее 5 (пяти) его членов.
3.3. Решения жюри принимаются коллегиально. При равенстве голосов (баллов) решающим является голос председателя жюри.

4. Участники Конкурса
4.1. Возраст участников Конкурса не ограничен.
4.2. Конкурс проводится по следующим категориям участников:
а) участники до 10 лет (включительно);
б) участники от 11 до 17 лет (включительно);
в) участники от 18 лет и старше;
г) участники-профессионалы – профессиональные артисты театра, кино, концертных организаций, театральные педагоги, дикторы.
4.4. Жюри распределяет участников по категориям, указанным в подпунктах «а» – «в» пункта 4.2 настоящего Положения, в зависимости от возраста участника на момент представления конкурсной работы в соответствии с пунктом 8.3 настоящего Положения.
4.5. Участники Конкурса определяются жюри в категорию, указанную в подпункте «г» пункта 4.2 настоящего Положения, основываясь на сведениях о профессиональной деятельности участника Конкурса, в любое время в ходе проведения Конкурса.

5. Номинации Конкурса
5.1. Конкурс проводится по следующим номинациям:
а) поэзия (стихи, отрывки из поэм);
б) проза;
в) басня.
5.2. В каждой номинации предусмотрены 3 (три) премии для каждой категории участников (подпункты «а» – «в» пункта 4.3 настоящего Положения):

Среди участников до 10 лет (включительно):
I место – 30 000 (тридцать тысяч) рублей
II место – 25 000 (двадцать пять тысяч) рублей
III место – 20 000 (двадцать тысяч) рублей.

Среди участников от 11 до 17 лет (включительно):
I место – 45 000 (сорок пять тысяч) рублей
II место – 35 000 (тридцать пять тысяч) рублей
III место – 25 000 (двадцать пять тысяч) рублей.
 
Среди участников от 18 лет и старше:
I место – 50 000 (пятьдесят тысяч) рублей
II место – 40 000 (сорок тысяч) рублей
III место – 30 000 (тридцать тысяч) рублей.
 
5.3. Для участников-профессионалов (подпункт «г» пункта 4.3 настоящего Положения) предусматривается всего 3 (три) премии без учета номинаций:
I место – 100 000 (сто тысяч) рублей
II место – 80 000 (восемьдесят тысяч) рублей
III место – 70 000 (семьдесят тысяч) рублей.
 
6. Требования к конкурсным работам
6.1. Конкурс проводится на татарском языке.
6.2. Участники Конкурса могут представить конкурсные работы по всем номинациям: поэзия, проза и басня.
6.3. Конкурсная работа должна представлять собой выступление по изложению литературного произведения в виде монолога или диалога, исполненного наизусть или прочитанного.
6.4. Выступление участника может сопровождаться музыкальным оформлением.
6.5. По контексту излагаемое литературное произведение должно соответствовать возрасту участника.
6.6. Время выступления не должно превышать 5 (пяти) минут.
 
7. Организатор Конкурса
Организатор:
- контролирует соответствие представленных работ условиям Конкурса, соблюдение участниками Конкурса его требований;
- ведет конкурсную документацию;
- контролирует соблюдение законодательства, в том числе законодательства о правах на результаты интеллектуальной деятельности – на цитируемые участниками Конкурса произведения, законодательства о персональных данных, требований законодательства об охране изображения гражданина;
- обеспечивает работу жюри;
- оперативно информирует Комиссию и средства массовой информации о ходе проведения Конкурса;
- организует проведение гала-концерта Конкурса.

8. Порядок проведения Конкурса и подведения его итогов 
8.1. Конкурс проводится в два этапа и завершается гала-концертом.
8.2. Условием отбора конкурсных работ является исполнительское мастерство участников (актерское мастерство, дикция и т.д.), а также оригинальность выступления (в том числе оригинальность костюма, реквизита, музыкального оформления).
8.3. В ходе первого (отборочного) этапа участники Конкурса представляют свои конкурсные работы в виде видеозаписи в электронном формате на адрес электронной почты tatarsuze@tatfil.ru или посредством мессенджера WhatsApp по номеру +7 (919) 690-04-22. К конкурсной работе должна быть приложена визитная карточка (контактные данные) участника Конкурса.
8.4. Конкурсные работы в рамках первого этапа представляются до 15 декабря 2020 года (включительно).
8.5. Жюри распределяет представленные конкурсные работы по номинациям и категориям участников Конкурса.
8.6. Жюри рассматривает представленные конкурсные работы и путем открытого голосования принимает решение о допуске участников на второй этап Конкурса.
8.7. В ходе второго этапа участники Конкурса представляют свои работы жюри в виде живого выступления.
8.8. Второй этап Конкурса проводится 20 февраля 2021 года. Место и точный график выступления определяются жюри и размещаются на официальном сайте Организатора, в социальных сетях и средствах массовой информации.
8.9. Жюри рассматривает представленные в ходе второго этапа Конкурса конкурсные работы и путем открытого голосования принимает решение о победителях Конкурса по соответствующим категориям и номинациям. Решения жюри закрепляются протоколом. Помимо этого, в ходе второго этапа Конкурса жюри определяет конкурсные работы, которые будут представлены на гала-концерте.
8.10. Жюри вправе не присваивать никаких призовых мест либо присвоить призовые места по отдельным номинациям и категориям участников.
8.11. Организатор информирует Комиссию о результатах Конкурса.
8.12. Информация о победителях Конкурса размещается на официальном сайте Организатора, в социальных сетях и средствах массовой информации.
8.13. Гала-концерт Конкурса проводится в Международный день родного языка – 21 февраля 2021 года.
8.14. Победители Конкурса награждаются на гала-концерте.
 
9. Заключительные положения
9.1. Денежные премии победителям Конкурса выплачиваются за счет средств, направляемых на Конкурс.
9.2. Организации и предприятия могут устанавливать специальные награды и премии участникам Конкурса.
9.3. Вопросы, которые не нашли отражения в настоящем Положении, регулируются Организатором по согласованию с председателем Комиссии.


СОСТАВ ЖЮРИ
республиканского конкурса чтецов 
литературных произведений на татарском языке
«TATAR СҮЗЕ»

1.                 

Файзрахманов

Айдар

Фатхрахманович

председатель жюри,  художественный руководитель Татарской государственной филармонии имени Г. Тукая, заслуженный артист Российской Федерации, народный артист Республики Татарстан,  лауреат Государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая (по согласованию)

2.                 

Гилязов

Искандер

Аязович

заместитель председателя жюри,директор Института татарской энциклопедии и регионоведения Акии наук Республики Татарстан, действительный член Академии наук Республики Татарстан, заслуженный деятель науки  Республики Татарстан, лауреат Государственной премии Республики Татарстан  в области науки и техники (по согласованию)

3.                 

Мухаметшин

Рузаль

Фаизович

ответственный секретарь жюри,  заведующий сектором развития языков народов Республики Татарстан Управления культуры и развития языков народов Республики Татарстан Аппарата Кабинета Министров Республики Татарстан, поэт, драматург, лауреат Республиканской премии имени Мусы Джалиля (по согласованию)

4.                 

Салихов

Данил

Хабибрахманович

председатель Союза писателей Республики Татарстан, драматург, прозаик, заслуженный деятель искусств  Республики Татарстан (по согласованию)

5.                 

Фоат

Галимуллович Галимуллин

профессор КФУ, доктор филологических наук,   член Союза писателей Республики Татарстан,  заслуженный работник культуры Российской Федерации, заслуженный работник культуры Республики Татарстан (по согласованию)

6.                 

Ахметзянов

Ильдус

Ханифович

актер Татарского государственного академического театра им. Г. Камала, заслуженный артист Российской Федерации, народный артист Республики Татарстан,   лауреат Государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая, лауреат Республиканской премии имени  Мусы Джалиля (по согласованию)

7.                 

Гарипова

Ильсияр

Вазыховна

поэтесса,  член Союза писателей Республики Татарстан,  заслуженный деятель искусств Республики Татарстан (по согласованию)

8.                 

Киямов

Ильдар

Аглямутдинович

ведущий программ, главный редактор программы «Манзара» акционерного общества «Телерадиокомпания «Новый Век»

(по согласованию)

9.                 

Резеда

Нурисламовна

Саляхова

актриса Татарского государственного театра драмы и комедии им. К.Тинчурина,  лауреат Республиканской премии имени  Мусы Джалиля

(по согласованию)

    




Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей

Подписаться