Коллективлар һәм башкаручылар

Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле

Ансамбль җитәкчесе - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов

Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле

Бүгенге көндә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстанның “визит карточкасы” булган Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле 1999 елда оештырылды. 2002 елдан бирле аны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов җитәкли. Аның таланты, сәхнә эшчәнлегендәге олы тәҗрибәсе, музыка, вокал өлкәсендәге тирән белеме, үз хезмәтенә ихлас бирелгәнлеге, югары дәрәҗәдә эшкә сәләтлелеге, музыкаль уен коралларында виртуоз уйнавы, бар эшне җиренә җиткереп башкару осталыгы, үзенә дә, башкаларга да таләпчәнлеге чын мәгънәсендә могҗиза тудырды: бик кыска вакыт эчендә ансамбль республикада гына түгел, чит илләрдә дә татар халкының милли сәнгатен лаеклы дәрәҗәдә күрсәтә алырлык профессиональ коллектив булып формалашты. Ансамбльнең кабатланмас үз йөзе бар. Ул тамашачыларга гасырлар төпкеленнән безнең көннәргә килеп җиткән милли мирасны – татар халкының музыкаль фольклорын – театрлаштырылган тамашалар аша җиткерә. Ул затлы, күркәм, шул ук вакытта гади дә. Аның тамашалары балалар өчен дә, олыларга да, авыл кешесенә дә, зыялы шәһәр тамашачысына да, чит-ят илләрдә гомер кичерүче зәвыклы милләттәшләребезгә дә, татарлар турында ишетеп тә белмәгән чит ил һәм башка милләт вәкилләре өчен дә бер дәрәҗәдә кызыклы, аңлаешлы – йөрәктән чыгып, йөрәкләргә барып җитә. Аның һәр чыгышын бер сулышта, таң калып тамаша кыласың. Һәр программасы фәнни-тарихи фактларга нигезләнеп төзелгән, берничә гасырга чигенеп, борынгы бабаларыбызның яшәешен күз алдына китереп бастыра, халкыбыз, аның үткәне белән горурлану, соклану хисләре уята. Әсәрләрнең формасын сиземләве, аларны техник яктан төгәл һәм сәнгатьчә югары дәрәҗәдә оста башкаруы белән дә җәлеп итә ансамбль. Музыка мохитендә ансамбль үзенең универсальлеге һәм мобильлеге белән аерылып тора: 16 артистның барысы да профессиональ дәрәҗәдә җырлый, бии һәм төрле уен коралларында уйный. Аларның кулларындагы гармун, курай, кубыз, гөслә, саз, сорнай, думбыра, ятаган, җәя моңы күңелнең барлык кылларын тибрәтә, шанлы тарихыбызны гәүдәләндерә, җаннарны җилкетә, тарихи хәтеребезне яңарта. Айдар Фәйзрахмановның төрле авыллардан-төбәкләрдән табылган әсәрләрдәге җитешмәгән ноталарны гаҗәеп оста таба белүе ансамбль репертуарының яңарып торуына, моңарчы яңгырамаган халык көйләренең, татар халкының төрле этник төркемнәре фольклорының туплануына китерә. Бүген ансамбль хәзинәсендә һәрберсе музыкаль гәүһәр булган 150 ләп әсәр бар, аларның саны елдан-ел ишәя. Ә коллективның үзенең яшәү дәверендә куйган концертлар саны инде меңнәр белән исәпләнә. Татар халкының асыл мирасы булган милли моңнарыбызны, гореф-гадәтләребезне, уен-йолаларыбызны торгызып, туплап, янәдән халыкка ирештерүче бу коллектив – дөньяның татарлар яшәүче барлык кыйтгаларында көтеп алынган кунак. Ул Россиянең барлык төбәкләре, якын һәм ерак чит илләр буйлап гастрольләргә чыгып, милли сәнгатебезне пропагандалауга һәм татар музыкаль фольклорын дөньяга танытуга бик зур өлеш кертә, төрле илләрдә республикабызның музыкаль йөзен билгели. Үзенең яшәү дәверендә ансамбль бик күп чит илләрдә чыгыш ясады. Һәр җирдә аны аншлаглар каршылый, тамашачылар бу артистлар белән кабат очрашуны түземсезлек белән көтәләр. Үзенең хәзинәсен яшь тамашачыларга җиткерү нисбәтеннән башкарган зур эше аерым игътибарга лаек коллективның. Балаларда милли үзаң, халык иҗатына карата ихтирам һәм горурлык хисләре уяту максатында, кая гына барса да, мәктәп укучылары алдында милли музыка, җыр-бию үрнәкләрен, музыка уен коралларын, татар халкының гореф-гадәтләрен, киемнәрен сәхнә һәм сәнгать аша тәкъдим итүче дәрес-тамашалар куя. Коллективның сәнгать осталыгы көннән-көн камилләшә бара. Ансамбль чыгышын караган һәркем аның һаман үсештә булуын, сәнгатебезнең йөзен билгеләүче могътәбәр коллектив икәнлеген күрә. Халкыбызның милли хәзинәсе булган музыкаль фольклоры, гореф-гадәтләре сагында торучы, аны бөтен җиһанга яңгыратучы Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең киләчәге өметле. Русиянең Ижау, Мәскәү, Санкт-Петербург,Түбән Новгород, Тольятти, Сембер, Усинск, Самара, Сарытау, Симферополь, Красногорск калалары; Украина, Казахстан, Австрия, Алмания, Литва, Польша, Төркия, Финляндия, Монголия, Тунис, Төрекмәнстан, Чехия, Оман Солтанлыгы, Франция, Голландия, Судан, Италия, Испания, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре илләре – бу ансамбльнең гастрольләр картасында көннән-көн артып торган иҗади сәяхәт нокталарының бер өлеше генә. 2013 ел ахырында Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең «Онытырга мөмкин түгел...» (Гамәли фикер һәм кереш мәкалә авторы, җыентыкны төзүче – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты А.Ф. Фәйзрахманов) дигән исем астында бик затлы һәм эчтәлекле китабы дөнья күрде. Анда ансамбль репертуарыннан 50 җырның тексты, ноталары, коллектив чыгышлары сурәтләнгән 150 фото һәм җыентыкка кергән 50 уникаль әсәр тупланган МР-3 форматлы диск урнаштырылган. Ә 2014 елда әлеге басманың дәвамы буларак, ансамбльнең икенче китабы чыкты. Анда сюжетлы программаларга кыскача аннотацияләр, ансамбльдәге уен коралларын күрсәткән һәм тамашачы белән аралашу мизгелләрен тасвирлаган фоторәсемнәр дә урын алган. 40 җыр, 16 бию көе, 11 инструменталь әсәр ноталары басылган. Китапка шулай ук әлеге әсәрләр язылган Mp3 форматындагы диск, 16 бию язмасы тупланган DVD- диск беркетелгән. Ансамбль тарафыннан күп СD һәм DVD дисклар чыгарылды: 2004 ел – «...Ак калфакның табылган чагы, туганнарның сагынган чагы...». 2005 ел – «...Димәк, мин әле яшим!». 2006 ел – «"Шүрәле"се Шүрәле дә, син Концертны күр әле!..». 2006 ел– «Пар ат» (муз. народная, сл. Г. Тукая) – фин татарларырепертуарыннан. 2007 ел – «Котлы булсын Идел-Йорт». 2007 ел – «Җырларыбыз күтәрелсен Кояш, Айларга!». 2008 ел – «Көй эзләү». 2010 ел – «Концерт-риваять». 2011 ел – «Дусларча». 2012 ел – “Онытырга мөмкин түгел”. 2013 ел – “Бергәләшеп”. 2014 ел – “Без – Илһамлы”. 2014 ел – “15 еллык Юбилей концерты”. 2015 ел – “Яшәү барыбер кызык”. 2015 ел – “Безнең аһәң”.

Укуны дәвам итү
5/13
Аудио һәм видео
Видео

Коллективның программасы:

22.11.2017
Чәршәмбе, 18:30
6+

Концерт из песен А. Файзрахманова

Айдар Фәйзрахманов җырларыннан концерт

Бәясе: 600 – 1 000
Бәясе: 600 – 1 000

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз