История

Тарих

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе 1937 елның 21 августында Татарстан АССРның Халык Комиссарлары Советы карары белән оештырыла.
Филармония тарихы — ул Казанның сәнгать тарихы. Үзенең барлык яшәү дәверендә Татар дәүләт филармониясе татар музыка иҗатын һәм башкару осталыгынбашкала тамашачысына зур осталык белән җиткереп килә.
1937-1940 еллар
Үзенең аякка басу чорында ул республиканың барлык иҗат көчләрен — җырчыларын, биючеләрен, музыкантларын бер үзәккә туплап, аларның мөмкинлекләрен тагын да үстерү һәм музыка сәнгатен пропагандалауны максатитеп куя. 
1941–1945 еллар
Бөек Ватан сугышы чорында, Казанның башка мәдәни үзәкләре шикелле үк, Татар дәүләт филармониясе дә үзенең бөтен эшчәнлеген хәрби тормыш ритмына күчерә: зур коллективларның эшчәнлеге туктатыла, артистларның күбесе Ватанны саклаучылар сафына баса. Сугыш елларында Татар дәүләт филармониясе республика территориясендәге госпитальләрдә, хәрби частьларда 1700 гә якын шефлык концерты куя. Ә 60лап артисты, 17 бригадага бүленеп, төрле фронтларда концерт программалары белән чыгыш ясый.
1946–1970 еллар
Сугыштан соң филармония колллективлары гастрольләргә чыгып китә.
Милли музыка мәдәниятенә керткән бик зур өлеше өчен һәм Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу уңаеннан 1946 елны Татар дәүләт филармониясенә халкыбызның бөек шагыйре исеме бирелә.
Узган гасырның илленче еллары уртасында Олег Лундстрем җитәкчелегендә эстрада-джаз оркестры оеша. 1955 елда ул Казанда дистәләгән концертлар бирә. Озак та үтми, РСФСРның мәдәният министрлыгы карары белән оркестр Мәскәүгә күчерелә.
1970 — 90 елларда филармониядә гастроль эшчәнлеге тагын да көчәеп китә. Яңа эстрада иҗат төркемнәре оеша.
1971–2007 еллар


Һәр дәвернең үз моңы, үз җырлары. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе дә чор сулышы белән яшәргә омтыла. 1989 елда ул Халыкара «Татар җыры» конкурсын оештыручыларның берсе була. 2003 елда ул татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге Халыкара конкурсын, 2005 елда — «Җанлы татар музыкасы» II Халыкара фестивален, 2006 елдан — Н. Г. Рахлин исемендәге музыка фестивален, Анатолий Шутиковның ансамбльләр һәм халык уен кораллары оркестрларының «Халык көйләре» Бөтенроссия конкурс-фестивален, 2008 елдан — «Филармониада» Халыкара сәнгать фестивален, ә 2014 елдан «Джазлы Казан» Халыкара фестивален оештыра. Студентларның «Универсиада-2013» Җәйге спорт уеннары исеменә аваздаш булган бу мәдәни чарада сәнгать өлкәсенең төрле жанрында иҗат итүче башкаручылары катнаша. Зур сәнгать бәйрәме булып үткән фестиваль концертларында филармониянең әйдәп баручы барлык иҗат коллективлары, артистлары, башка шәһәрләрдән һәм өлкәләрдән килгән күренекле сәнгать осталары, төрле илләрдән бик күп мәшһүр башкаручылар, солистлар, музыкантлар чыгыш ясый.
Филармониянең иҗат коллективлары концерт сезоны дәвамында, республика шәһәр-районнары, Россия буйлап, чит илләргә гастрольләрен дә кертеп, 500 мең тамашачыга хезмәт күрсәтә, төрледән-төрле, эчтәлеге ягыннан бер-берсен кабатламаган 800 дән күбрәк югары зәвыклы концерт-кичәләр тәкъдим итә.
2000 елдан филармониянең заманча технологияләр буенча реконструкция үткән, яңа ут һәм тавыш аппаратурасы белән җиһазланган 600 тамашачы сыйдырышлы үз концерт залы бар.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе менә инде 80 ел дәвамында Татарстан Республикасының музыкаль йөзен билгели. Концертлар, төрле грандиоз яңа проектлар оештыру белән беррәттән, ул Бөтендөнья татар конгрессы концертларын, Татарстан, Россия буйлап һәм чит илдә узучы Сабантуй бәйрәмнәрен, Татарстанның күренекле сәнгать әһелләренең юбилей кичәләрен һәм дәүләт дәрәҗәсендә уза торган башка мәдәни чараларны үткәрүдә актив катнаша.

Татар дәүләт филармониясен җитәкләгән директорлар

Төрле елларда Татар дәүләт филармониясен җитәкләгән директорлар 

  • Л. А. Галиев (20.07.1937 – 31. 03.1938 еллар )
  • И. М. Колесов (01.06.1938 – 11.07.1938 еллар)
  • А. Г. Садриев (10.11.1938 – 09.03.1939 еллар)
  • Б. Н. Абдуллин (13.03.1939 – 24.08.1941 еллар)
  • З. С. Әхмәтова (24.08.1941 – 02.10.1944 еллар )
  • Җ. Х. Фәйзи (12.10.1944 – 12.06.1946 еллар)
  • А. Юрусов (25.03.1947 – 25.07.1947 еллар)
  • М. М. Хессин (29. 07.1947 – 29. 11.1947 еллар)
  • К. Гайсин (23.11.1948 – 12. 07. 1951 еллар)
  • Н. Г. Бадамшин (12. 07.1951 – 18. 11.1952 еллар)
  • М. Ф. Боголюбов (19.11.1952 – 20.10.1961 еллар)
  • Х. Ә. Калинина (15.11.1961 – 04.06. 1965 еллар)
  • М. Г. Первин (05.06.1965 – 10. 05.1973 еллар)
  • М. Г. Таҗетдинов (10.05.1973 – 11.12.1988 еллар)
  • Ә. З. Сафин (29.03.1989 – 28.11. 2003 еллар)

2003 елдан филармонияне эш юнәлешенә структур үзгәрешләр, яңа идеяләр, иҗади проектлар кертүче, нык ихтыярлы җитәкче Кадим Назыйр улы Нуруллин җитәкли.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчеләре

Филармония тарихына сәнгать җитәкчеләре булып эшләгән талантлы композиторларның, музыкантларның, музыка белгечләренең исемнәре алтын хәрефләр белән язылган: Җ. Садриҗиһанов, А. Ключарев, Ж. Фәйзи, Р. Волкова, А. Монасыйпов, М. Нигъмәтҗанов, И. Мәҗитов, И. Шакиров... Алар артистларның башкару осталыгын үстерүдә, репертуар туплауда, классик һәм халык музыкасын пропагандалауда үзләреннән саллы өлеш керттеләр. 

  • А. М. Райский (15.10.1937 – 21.10.1938 еллар)
  • И. М. Колесов (10.11.1938 – 05.05.1939 еллар)
  • А. С. Ключарев (22.11.1939 – 1946 еллар)
  • Җ. Г. Садрижиһанов (16.08.1946 – 15.07.1949 еллар)
  • Ә. Х. Хәбибуллин (08.07.1949 – 04.08.1950 еллар)
  • А. Г. Яковлев (04.08.1950 – 21.09.1950 еллар)
  • А. С. Ключарев (21.09.1950 – 21.07.1952 еллар)
  • Н. З. Степанов (21.07.1952 – 12.01.1953 еллар)
  • А. М. Исмәгыйлев (01.02.1953 – 09.04.1953 еллар)
  • Җ. Х. Фәйзи (09.04.1953 – 02.01.1959 еллар)
  • Р. К. Волкова (02.01.1959 – 17.10.1964 еллар)
  • А. З. Монасыйпов (01.01.1966 – 01.03.1966 еллар)
  • Ш. Г. Низаметдинов (01.09.1966 – 01.04.1967 еллар)
  • М. Н. Нигъмәтҗанов (11.05.1967 – 15.08.1973 еллар)
  • Н. Г. Сабитовская (01.09.1973 – 01.02.1975 еллар)
  • И. Г. Мәҗитов (03.10.1975 – 14.11.1992 еллар)
  • И. Г. Шакиров (09.11.1992 – 2011 еллар)
Хәзерге вакытта (08.08. 2011 елдан) бу җаваплы хезмәтне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисы Айдар Фәйзрахманов башкара. 


Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз