О Филармонии

Филармония турында

Татар дәүләт филармониясе 1937 елның 21 августында Татарстан АССРның Халык Комиссарлары Советы карары белән оештырыла. Ул республиканың барлык иҗат көчләрен – җырчыларын, биючеләрен, музыкантларын бер үзәккә туплап, аларның мөмкинлекләрен тагын да үстерү һәм музыка сәнгатен пропагандалауны максат итеп куя. Филармониягә шул чор эстрадасының күрке булган җырчылар, биючеләр, төрле уен коралларында уйнаучылар конкурс нигезендә эшкә алына.
Милли музыка мәдәниятенә керткән бик зур өлеше өчен һәм Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу уңаеннан 1946 елны Татар дәүләт филармониясенә бөек шагыйрьнең исеме бирелә.
Башта филармония Киров (хәзер – Мәскәү) урамына урнашкан була. Анда Җыр һәм бию ансамбле репетицияләр үткәрә алган. Тик ул вакытта филармониянең үз концерт залы булмаган. Күпмедер вакыт филармония Бутлеров урамындагы Галимнәр йортында да, Островский урамындагы йортта да яшәп алган. Аннары озак вакытлар Гоголь урамындагы ике катлы бинаны били. 2001 елда Павлюхин урамында урнашкан С. М. Киров исемендәге мәдәният сарае бинасы филармония балансына тапшырылды. Казан шәһәренең 1000 еллыгы уңаеннан аның фасады ремонтланды, ә 2007 елда эченә капиталь ремонт ясалып, 70 еллык юбилеена Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 605 тамашачы сыйдырышлы, заман таләпләренә җавап бирерлек җиһазланган Концерт залы булган шушы бинага күченде.
 
Филармония тарихы – ул Казанның сәнгать тарихы. Совет чоры, Россия, татар музыка иҗаты һәм башкару осталыгы Казан тамашачысына Татар дәүләт филармониясе тарафыннан зур осталык белән җиткерелеп килде. Ул Юрлов исемендәге Дәүләт хор капелласы, Россиянең милли симфоник оркестры, Ленинград филармониясенең һәм СССР кинематографиясенең симфоник оркестрлары, Свешников һәм Пятницкий исемендәге Рус хорлары, Оренбург халык хоры, Эстониянең Г. Эрнесакс җитәкчелегендәге Ирләр хоры, Э. Рознер җитәкләгән эстрада оркестры һ.б., мәшһүр музыкантлар С. Рихтер, Э. Гилельс, Г. Нейгауз, Н. Петров, В. Крайнев, В. Виардо, Э. Грач, М. Плетнев, Д. Ойстрах, М. Растропович, В. Пикайзен, Н. Гутман, Д. Шафран, Э. Монасзон, В. Третьяков, З. Долуханова, В. Репин һ.б. совет һәм чит ил сәнгатькярләренең чыгышларын тыңлап хозурланды.
Һәр дәвернең үз моңы, үз җырлары. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе дә чор сулышы белән яшәргә омтыла. 1989 елда ул халыкара “Татар җыры” конкурсын оештыручыларның берсе була. 2003 елда ул татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге халыкара конкурсын, 2006 елда Н. Г. Рахлин исемендәге музыка фестивален, ә 2008 елдан – “Филармониада” халыкара фестивален оештыручы. Студентларның “Универсиада -2013” спорт форумының исеменә аваздаш булган бу мәдәни чарада сәнгать өлкәсенең төрле жанрында иҗат итүче башкаручылар катнаша. Зур сәнгать бәйрәме булып үткән фестиваль концертларында филармониянең әйдәп баручы барлык иҗат коллективлары, артистлары, башка шәһәрләрдән һәм өлкәләрдән килгән күренекле сәнгать осталары, төрле илләрдән бик күп мәшһүр башкаручылар, солистлар, музыкантлар чыгыш ясый.
Филармониянең иҗат коллективлары концерт сезоны дәвамында, республика шәһәр-районнары, Россия буйлап, чит илләргә гастрольләрен дә кертеп, 500 мең тамашачыга хезмәт күрсәтә, төрледән-төрле, эчтәлеге ягыннан бер-берсен кабатламаган 800 дән күбрәк югары зәвыклы концерт-кичәләр тәкъдим итә.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе менә инде 75 ел дәвамында Татарстан Республикасының музыкаль йөзен билгели. Концертлар, төрле кызыклы, яңа проектлар оештыру белән беррәттән, ул Бөтендөнья татар конгрессы концертларын, Татарстан, Россия буйлап һәм чит илдә узучы Сабантуй бәйрәмнәрен, Татарстанның күренекле сәнгать әһелләренең юбилей кичәләрен һәм дәүләт дәрәҗәсендә уза торган башка югары мәдәни чараларны үткәрүдә актив катнаша.

Филармониянең миссиясе

Филармониянең төп миссиясе – музыка сәнгатенә хезмәт итү. Бу миссия илебез һәм чит илләр классик музыкасын популярлаштыруга, Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә яшәүче милләтләрнең мәдәни гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә нигезләнә.

Мәдәни мирасыбызны саклау һәм ишәйтү юнәлешендә түбәндәге максат һәм бурычларны үтәүне кирәк саныйбыз: 
* җәмгыятьнең мәдәни һәм музыкаль үсешенә булышлык итү;
* яшь буын белән эшләүгә нигезләнгән мәдәни агарту эшчәнлеге алып бару;
* классик музыка өлкәсендә актив концерт эшчәнлеге җәелдерү;
* тамашачыларны классик сәнгатьнең һәм халык сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре белән таныштыру, инструменталь музыканы, академик музыканы, фольклор һәм джаз музыкасын популярлаштыру;
* мәдәни чараларда гаилә белән ял итү өчен шартлар тудыру;
* җәмгыятьнең төрле катламнарының мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү;
* хәйрия концертлары оештыру;
* халыклар һәм илләр арасындагы мәдәни элемтәләрне киңәйтү.

Халкыбызның рухи байлыгы – музыка сәнгате һәм әдәби мирасы һәркемгә якын булсын, һәркем күрә алсын, тыңлый алсын өчен бар көчебезне куячакбыз.

Татар дәүләт филармониясен җитәкләгән директорлар

Төрле елларда Татар дәүләт филармониясен җитәкләгән директорлар – Зөләйха Әхмәтова (1941-44), Михаил Боголюбов (1952-61), Хәдичә Калинина (1961-65), Михаил Первин (1965-73), Марат Таҗетдинов (1973-88), Әсхәт Сафинның (1989-2003) һәм башкаларның филармония үсешенә керткән хезмәте бәяләп бетергесез. 2003 елдан филармонияне эш юнәлешенә яңа идеяләр, иҗади проектлар кертүче, нык ихтыярлы җитәкче Кадим Назыйр улы Нуруллин җитәкли. 

Филармония сәнгать җитәкчеләре


Филармония тарихына сәнгать җитәкчеләре булып эшләгән талантлы композиторларның, музыкантларның, музыка белгечләренең исемнәре алтын хәрефләр белән язылган: Җ. Садриҗиһанов, А. Ключарев, Ж. Фәйзи, Р. Волкова, А. Монасыйпов, М. Нигъмәтҗанов, И. Мәҗитов, И. Шакиров. Алар артистларның башкару осталыгын үстерүдә, репертуар туплауда, классик һәм халык музыкасын пропагандалауда үзләреннән саллы өлеш керттеләр. Хәзерге вакытта бу җаваплы хезмәтне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисы Айдар Фәйзрахманов башкара.
0/0

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз