ӘНГАМ АТНАБАЕВ ХАКЫНА!...

ӘНГАМ АТНАБАЕВ ХАКЫНА!...

Автор - Зимфира Гильмутдинова

ӘНГАМ АТНАБАЕВ ХАКЫНА!...

06.02.2018
Быел 23 февральдә халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тула. Бу уңайдан 26 февральдәТатар филармониясендә зур әдәби-музыкаль кичә дә булачак. Атаклы Атнабай шигырьләрен укучыларга, тыңлаучыларга тагын да күбрәк ишеттерү өчен, татар проектларын күтәреп алучы, татар дип җан атучы "Татар -информ" агентлыгы һәм "Тәртип" радиосы белән берлектә видео һәм радио-проект та башладык әле без – Әнгам Атнабаев шигырьләрен театр һәм эстрада артистлары укый! Бүген беренче язулу көне иде. Тәрәзәгез булса, урамга чыкмасагыз да һава торышының нинди икәнлеген күрәсез инде. Алдан сөйләшенгәч, вакыт билгеләнгәч, нигәдер язылу көнен күчерәсе дә килмәде. Сөйләшенгәнннәрдән ике кеше булса да килер әле дип, киттем "Татар-информ"га. Машинаны ничек казып чыгарганны, ничек барганны, батканны, чыкканны, тагын батканны, машинаны 3 тукталыш еракта ташлап калдырганны, прическам җебегәнне, макияжым бозылганны язып тормыйм. Бүген мондый хәл күпләрдә булгандыр. "Татмедиа"га килеп керсәм - Равил абый Шәрәфиев инде күптән килеп җиткән.Метро белән килдем, ди. Аның артыннан ук Рәшит абый Сабиров килеп керде. Аннан Айгөл Бариева – прическасы, макияжы, чәчендәге калфагы - ялт иткән. Бу котырган буранда бит ул! Аннан Резидә Шәрәфиева да килеп җитте. Ул да, Айгөл кебек –таксида. Үз машинасында булгач, Раяз озаграк килде. Ләкин аңа охрана "Татмедиа" алдындагы шлагбаумны ачып куйды. Беләләр! Кичә "Буран булса - юлга чыкма" дип язуыма карамастан, Чаллыдан Равил Галиев тә килергә чыккан иде. Урыс әйтмешли - увы, ярты юлдан кире борылган, буран анда да котыра ди. Лилия Муллагалиева такси чакырган, 1,5 сәгать көткән. Мин инде аңа - бүген килмә, шәһәр читеннән килеп җитә алмассың, дигән идем. «Юююк, киләм!» дип юлга чыкты. Ләкин... ул утырган такси батып калган шул. Кире өенә кайтып җиткәч: «Менә, тәти генә өйдә утырып торам» дип рәсемен салды. Шундый көн булды бүген. Бик матур шигырьләр укыдылар, тиздән "Татар-информ" күрсәтер инде һәрберсен.
Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей