Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗанов бүген вафат булды

Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗанов бүген вафат булды

Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗанов бүген вафат булды

04.08.2020
Күренекле музыка белгече, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗанов бүген вафат булды. Быел май аенда аңа 90 яшь тулган иде. Аның якыннарының, туганнарының  тирән кайгысын уртаклашабыз.

Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗанов  заманында 1967-1973 елларда Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булып эшли. Аның инициативасы белән филармониягә Александ Ключарев, Заһид Хәбибуллин, Нәкый Исәнбәт, Фәйзи Гаскәров, Гай Таһиров кебек сәнгать осталары чакырыла. Шул елларда аның тырышлыгы белән Мәскәүгә – Бөтенсоюз эстрада сәнгате иҗат остаханәсенә бер төркем  яшь татар артистлары укырга җибәрелә. Укуларын тәмамлап кайткан яшь талантлар – Зиннур Нурмөхәммәтов, Клара Хәйретдинова, Римма Ибраһимова, Рабига Сибгатуллина, Эльба Закирова, Виктор Шәрәфетдинов, Равил Таишев, Зәйтүнә Яруллина һәм башкалар – филармониянең эстрада бүлегенә эшкә кабул ителә һәм соңрак аларның күбесе  танылган сәхнә остасына әверелә. Филармониянең сәнгать җитәкчесе буларак, М. Н. Нигъмәтҗанов җырчы, музыкантларга репертуар сайларга  ярдәм итә, аларга иҗади юл күрсәтә.
  


Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей