Кирам Сатиевка - 65 яшь!

Кирам Сатиевка - 65 яшь!

Кирам Сатиевка - 65 яшь!

21.07.2020
Күренекле баянчы, музыкант-аккомпаниатор, Ф.Туишев исемендәге конкурс лауреаты, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиевнең бүген туган көне – юбилее. Аңа 65 яшь тулды! Котлыйбыз! Сәхнә остасына исәнлек-саулык, озын гомер, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез.

Кирам Сатиев 1970-1974 елларда Әлмәт музыка училищесында, 1974-1979 елларда  Казан дәүләт консеваториясендә белем ала. 1981-1994 елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аккомпаниатор-концертмейстер булып эшли. Ул сәхнәдә  концерт гармуннарында уйнау остасы да, баян һәм концерт гармуннары өчен халык җырлары эшкәртмәләре, инструменталь пьесалар  иҗат итеп сәхнәдә үзе башкаручы да.  Кирам Сатиев гастрольләрдә бик күп йөргән музыкант. Ул бик күп төбәкләрдә, чит илләрдә чыгыш ясаган сәхнә остасы. Кирам Сатиев бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында татар театраль эстрада кафедрасында аккомпаниатор булып эшли; музыкантлар, татар сәнгатькәрләре турында истәлек китаплары яза. Филармония сәхнә ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубының актив вәкиле. Аның «Татар баянчылары» (1996), «Ак баян» (2005), «Консерватория, армия, филармония» (2009) дигән китаплары дөнья күрде.2007 елда туган авылы Татар Ямалыда Кирам Сатиев исемендәге баянчылар һәм гармунчылар фестивале уздырылды һәм мәдәният йортында К. Сатиев музее ачылды.  
Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей