Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

06.07.2020
Бүген – 6 июльдә күренекле нәфис сүз остасы, филармония сәхнә ветераннары “Илһамият” клубы әһеле, Татарстанның халык артисты  Рәшит Хафиз улы Сабировның туган көне! Аны әлеге күркәм юбилее белән тәбрик итәбез һәм саулык-сәламәтлек, хәерле озын гомер, бәрәкәтле тормыш, иҗади уңышлар телибез.
Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров республикада нәфис сүз сәнгате өлкәсендә әйдәп баручы нәфис сүз осталарының берсе. Утыз елдан артык иҗади эшчәнлеген (1976-2003 еллар) филармониядә эстрада өлкәсенә багышлаган шәхес җитди, классик проза һәм шигъри әсәрләрне дә, комик характердагы юмор әсәрләрен дә бер үк дәрәҗәдә югары осталык белән башкара килә. Аның репертуарында татар, башкорт, һәм рус әдипләренең әсәрләре урын алган. Ул зур уңыш белән Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Әмирхан Еники, Сибгат  Хәким, Хәсән  Туфан, Ренат  Харис, Гәрәй Рәхим, Равил Фәйзуллин, Туфан Миңнуллин, Фаил Шәфигуллин, Зөлфәт  Хәким һәм башка талантлы язучыларның әсәрләрен пропагандалый.  
    Бүгенге көндә дә нәфис сүз остасы бик күп сәнгать осталарының концертларын, юбилей кичәләрен Казанның төрле концерт, театр биналарында, Республика шәһәр-авылларында, Россиянең төрле шәһәрләрендә алып бара.

Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей