ӘЛФИЯ ГАЛИМОВА

ӘЛФИЯ ГАЛИМОВА

ӘЛФИЯ ГАЛИМОВА

05.09.2020
ӘЛФИЯ ГАЛИМОВА.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Татарстанның атказанган артисты, Татар дәүләт филармониясендә озак еллар эшләгән музыкант, “Яңа гасыр” телевидениесенең “Җырлыйк әле” тапшыруы авторы Нәҗип Бәдретдинов безгә тапшыру архивында сакланган уникаль язмаларны табып бирде. Ул язмаларда – Ватан сугышында катнашкан, фронт бригадаларында чыгыш ясаган күренекле шәхесләр - Татар филармониясе артистлары.

• Татарстанныңны халык артисты Әлфия Галимова Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 1966 елда эшли башлый Әдәби-музыкаль лекторий бүлеге артистлары белән бергә татар композиторлары әсәрләрен, дөньякүләм билгеле музыкаль әсәрләрне пропагандалый - концертларда опералардан арияләр, аерым күренешләр, романслар җырлый. Аның репертуарында “Уел”, “Зөбәрҗәт”, “Бөдрә тал”, “Әллүки” һәм халкыбызның башка борынгы җырлары урын ала. “Гөлҗамал” - алар арасында иң уңышлысы. Язучы Гомәр Бәширов Әлфия Галимованың җырлавына сокланып, үзенең фикерләрен, киңәшләрен хатлар аша җиткерә торган була. Беренче хатында мондый юллар бар: “Мәгълүм ки, “Гөлҗамал”ны башкалар да җырлыйлар. Минемчә, бу җырдагы моңның иң нечкә нюансларын, иң нәфис һәм шул ук вакытта иң тетрәткеч борылышларын Сез һәммәсеннән дә тирәнрәк, күңелгә үтемлерәк итеп бирә аласыз”.
Әлфия Галимова 1986 елда лаеклы ялга чыга, ләкин концертлар куюдан туктамый. Казан музейларында һәм китапханәләрдә көтеп алынган кунак була ул. Татар филармониясе Әлфия Галимованың 90 яшълек юбилей концертын “Филармониада” сәнгать фестивале кысаларында зурлап уздыра.
Җырчы 2014 елда Казанда вафат булды.
2005 елда Җиңүнең 60 еллыгына багышлап язылган “Җырлыйк әле” тапшыруында ул сугыш елы авырлыклары,1945 елның 9 маенда Мәскәүдә Җиңү хакында ишеткәч туган тойгылары хакында сөйли.
Читать дальше

Подписка

Подпишитесь на наши новости и будьте в курсе
всех акций, событий, концертов и фестивалей